Татарстанда яшәүче һәркем дәүләт хезмәтләреннән Интернет аша файдалана алачак, дип вәгъдә итте И.Халиков

“ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында Интернет булган теләсә кайсы ноктада дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча проект эшләнә”, - дип белдерде Премьер

(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Кристина Иванова). Тиздән Татарстанда яшәүче һәркем ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тарафыннан эшләнә торган проект ярдәмендә Интернет булган теләсә кайсы ноктада дәүләт хезмәтләреннән файдалана алачак. Кичә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Таттелеком” ААҖнә визиттан соң үткәрелгән брифингта әнә шулай дип белдерде. Биредә республика Хөкүмәте башлыгы предприятие эшчәнлеге, төп икътисади күрсәткечләр белән танышты, мөһим элемтә объектларында булды.
“ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында Интернет булган теләсә кайсы ноктада дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча проект эшләнә, - дип белдерде Премьер. – Шунысы мөһим, гадәти әйбергә әверелгән инфоматлар гына мәгълүмат алу, түләүләр башкару чарасы булып калмаска, ә Татарстанда яшәүче һәркем Интернет булган теләсә кайсы ноктадан дәүләт хезмәтләреннән файдалана алырга тиеш. “Таттелеком”ның бурычы - әлеге проектларны гамәлгә ашыруда шартлар тудыру”.
“Таттелеком” республиканың төп телекоммуникация компаниясе, безнең стратегик партнер булып тора. ТР Хөкүмәте өчен шунысы әһәмиятле, аның үсеше бүгенге көндә кертелә торган программа продуктлары һәм технологияләре үсешен узып китәргә тиеш”, - дип белдерде И.Халиков.