ТР Министрлар Кабинеты Аппаратында кадрлар алмаштырыла

Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе урынбасары вазифасын Павел Лоханов били
(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратында кадрлар алмаштырыла. Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе урынбасары – башкарма хакимият органнары элемтәләрен координацияләү идарәсе башлыгы итеп Павел Лоханов билгеләнде, ул Рәшидә Вәлиуллованы алмаштырды. Ә ул үз чиратында ТР Президентының 10 июньдә чыккан указы нигезендә ТР Президенты каршындагы дәүләт хезмәткәрләре эшләре буенча Департамент җитәкчесе вазифасына билгеләнгән.
31 яшьлек Павел Лоханов хәзерге көнгә кадәр Татарстан Республикасы Президенты протокол идарәсе башлыгы урынбасары вазыйфасын башкарган.