Наталья Комарова: “Россиядә нефть турында закон кабул итәргә кирәк”

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Федерация Советы һәм Дәүләт Думасы профиль комитетлары күчмә утырышында катнашучылар белән очрашты
(Казань, 21 июнь, “Татар-информ”, Сергей Семеркин). Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Федерация Советының табигать ресурслары һәм әйләнә-тирә мохитне саклау һәм Дәүләт Думасының табигать ресурслары, табигатьтән файдалану һәм экология комитетларның күчмә утырышында катнашучылар белән очрашты. Очрашу барышында әйләнә-тирә мохитне саклау һәм нефть тапканда табигать ресурсларын саклап калу турында фикер алышынды.
“Без Татарстанда нефть тармагы эшендә табигатьне саклаудан уңай тәэсирләр алдык. Республикада табу сәнәгате, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы да яхшы үсеш алган”, - дип белдерде журналистларга очрашу азагында Федерация Советының табигать ресурслары һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты рәисе Виктор Орлов.
Дәүләт Думасының табигать ресурслары, табигатьтән файдалану һәм экология комитеты рәисе Наталья Комарова сүзләренчә, Россиядә нефть һәм газ турында законнар кабул итәргә кирәк. Табигать байлыклары белән эшләүнең кагыйдәләрен булдыру зарур, алар нефть һәм газ табу структурасы алга киткән ил өчен дөрес булыр иде.
Наталья Комарова җиңел нефть запаслары кимегән вакытыта авыр битумлы нефть эшләнмәләренең әһәмиятлеген дә ассызыклап үтте.
Искәртеп узабыз, кичә Нурлатта узган Федерация Советы һәм Дәүләт Думасының профиль комитетлары күчмә утырышында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов битумлы нефтьне Татарстанның нефть тармагы өчен “икенче сулыш” дип атады. Россия Федерациясендә гомуми битум ресурсы 12-15 миллиард тоннада бәяләнә, шул исәптән Татарстанда битумлы нефть ресурслары 1-7 миллиард тонна тәшкил итә.