ТР Президенты Циндао партия комитетының беренче секретаре белән очрашты

Очрашуда Татарстан белән Кытайның Шаньдун провинциясе арасында хезмәттәшлекне үстерү юнәлешләре турында сөйләшенде

 (Казан, 21 май, «Татар-информ»). Бүген КХРның Циндао шәһәрендә очрашуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Циндао шәһәре партия комитетының беренче секретаре – Шаньдун провинциясенең партия комитеты әгъзасы Ли Цюнь Татарстан белән Кытайның Шаньдун  провинциясе арасында хезмәттәшлекне үстерү юнәлешләре турында сөйләштеләр. Очрашуда шулай ук ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, “Ак Барс” банк” ААҖ идарәсе рәисенең беренче урынбасары Зөфәр Гәрәев, “Алабуга” МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев катнашты.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ли Цюнь Татарстан делегациясе вәкилләрен Циндаода сәламләде һәм 17-18 нче майда АТЭС илләренең сәүдә министрлары катнашында киңәшмә узуын, анда РФ вәкилләренең дә катнашуын искәртте.

Ли Цюнь Рөстәм Миңнехановка шәһәрнең икътисады турында сөйләде. "Haier" компаниясенең көнкүреш техникасын чыгару буенча заводы Циндаоның эре предприятиеләренең берсе булып тора, шулай ук шәһәрдә югары тизлекле тимер юллары өчен хәрәкәтчән состав эшләп чыгарыла, башка производстволар бар, банк секторы үскән. “Без төрле өлкәләрдә Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерергә бик тә телибез”, - дип белдерде Ли Цюнь, Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп.

ТР Президенты хәбәр иткәнчә, ул кичә Россия һәм Кытай лидерлары сөйләшүендә катнашкан. “Безнең җитәкчеләр безнең мөнәсәбәтләрне ныгытуга һәм элемтәләрне киңәйтүгә йөз тота. Һәм безнең хезмәттәшлек өчен барлык мөмкинлекләр бар”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Аның фикеренчә, Циндаоның, эре сәнәгать потенциалыннан тыш, туризмда зур мөмкинлекләр бар.

Р.Миңнеханов Ли Цюньга республика икътисады турында сөйләде. Ул вәгъдә иткәнчә, Татарстан җитәкчелеге, республикада "Haier" компаниясе производствосын оештыру өчен, бар мөмкин булган ярдәмне күрсәтәчәк. “Бездә бик күп Европа компанияләре эшли, ләкин Кытай белән хезмәттәшлек әлегә алай ук актив түгел, - диде Р.Миңнеханов. – Шуңа күрә без бу проектка зур игътибар бирәбез, ул башка Кытай инвесторлары өчен дә яхшы сигнал булырга тиеш”. ТР Президенты шулай ук “Алабуга” МИЗ мөмкинлекләре турында сөйләде һәм Кытай компанияләрен бу зонада үз производстволарын булдырырга чакырды.

“Без Кытай халкының сәяхәт итәргә яратуын беләбез, ә Татарстан – ул бик җәлеп итүчән урын. Һәм безнең халык шулай ук Циндаода була алыр иде, - диде Рөстәм Миңнеханов, төбәкләрнең туризм өлкәсендә хезмәттәшлек перспективасын шәрехләп. Шулай ук мәгариф мәсьәләләренә игътибар юнәлтергә тәкъдим итте. - Бездә Татарстанда хәзер Кытайдан 320 студент укый, аларның санын арттырырга кирәк. Һәм, шул ук вакытта, без студентларыбызны Кытайга җибәрергә тиеш”, - дип саный ТР Президенты. 

Ул Кытай белән студентларалмашу буенча махсус программа эшләргә тәкъдим итте. “Минемчә, юнәлешләр бик күп, һәм без хезмәттәшлекнең үсешенә өметләнәбез”, - дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов.

“Мин дә безнең хезмәттәшлек өчен потенциалыбыз зур дип ышанам, - дип килеште Ли Цюнь. – Татарстанда "Haier" компаниясенең проекты – бу бары башы гына, аның артыннан башкалар да булыр дип ышанам”.