Минтимер Шәймиев шәех Мөхәммәт Абу әл-Фатх әл-Байануни белән очрашты

Ул - ислам дөньясының танылган дин эшлеклесе, Сирия хәнәфит мәзһәбенең танылган вәкиле

  (Казан, 21 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Сириядан шәе Мөхәммәт Абу әл-Фатх әл-Байануни белән очрашты.

Шәех Мөхәммәт Абу әл-Фатх әл-Байануни - ислам дөньясының танылган дин эшлеклесе, Сирия хәнәфит мәзһәбенең танылган вәкиле, ислам хокуклары өлкәсендә күп санлы хезмәтләр авторы. Хәзерге вакытта әл-Кувәйт университетының ислам хокукы һәм ислам фәннәре факультеты укытучысы булып эшли. Сирия кризисына кадәр Дәмәшк университетында дәресләр алып барган.

Очрашуда ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия ислам университеты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин катнашты.

Минтимер Шәймиев очрашуда катнашучыларны бүгенге бәйрәм - Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көне белән котлады. Ул кунакка Болгарда ислам кабул ителү тарихы, Татарстанда ислам дине үсеше турында сөйләде, “Яңарыш” республика фонды эшчәнлеге белән таныштырды.

Мөхәммәт Абу әл-Фатх әл-Байануни, мөселманнарның изге урыннарын торгызу проекты һәм татарстанлыларның Болгардан Россия мөселманнары җыелу һәм традицион ислам нигезләрен өйрәтү үзәге ясарга омтылулары турында белүен әйтте. Аны “Ак мәчет” комплексы базасында имамнарның квалификациясен күтәрү эшчәнлеге кызыксындырды. Ул үзәктә дәресләр бирү теләген белдерде, Россия Ислам университеты һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән хезмәттәшлек итәргә тәкъдим итте.

Россия ислам университеты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин, хәзер мөселманнарга белем бирү системасы җайга салына, әмма квалификацияле, тәҗрибәле белгечләр җитми, алар, дәресләр бирүдән тыш, яшь имамнарга үрнәк була алыр иде, ә моның өчен мөселман дөньясында танылган укытучылар кирәк, дип билгеләп үтте. “Моның белән бәйле рәвештә, танылган галим, эре хәнәфит мәзһәбе вәкиле Әл-Байануни әфәнденең Татарстанда эшләү теләген хуплыйсы гына кала”, - диде ул.

Очрашуда республикада ислам динен үстерү мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

(Фото http://prav.tatarstan.ru/rus/pressa/photo.htm/photoreport/609540.htm сайтыннан алынды).