Минтимер Шәймиев “Федерация Советы. 20 ел” медаленә лаек булды

Төрле елларда парламентның югары палатасында эшләгән Федерация Советындагы Татарстан вәкилләре шулай ук медальләргә лаек

 (Казан, 21 май, «Татар-информ», Алия Җамалиева). Төрле елларда парламентның югары палатасында эшләгән Федерация Советындагы Татарстан вәкилләре “Федерация Советы. 20 ел” медальләренә лаек булды.

Бүген ТР Дәүләт Советының 51 нче утырышы барышында ТР парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин, ФС башлыгы Валентина Матвиенко йөкләмәсе буенча, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә, Филзә Хәмидуллинга, Әгъзам Гобәйдуллинга, Алексей Пахомовка бүләкләр тапшырды.

Татарстанның беренче Президенты тапшырылган бүләк өчен рәхмәт сүзләре белдерде. Шулай ук Минтимер Шәймиев парламентарийларны һәм утырышка җыелганнарны бүген бәйрәм ителә торган Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан Ислам динен кабул итү көне белән котлады.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Минтимер Шәймиев Россия парламентаризмы үсешенә зур өлеш кертте. ТР ДС спикеры сүзләренчә, Татарстаннан ФСның барлык әгъзалары Россия парламентының югары палатасында республика ихтыяҗларын актив һәм лаеклы рәвештә яклады.