news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республикада тугызынчы Халыклар дуслыгы йорты ачылды

Фәрит Мөхәммәтшин Буада ТР Халыклары ассамблеясе президиумының икенче зона утырышында катнашты.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Буада республикада тугызынчы Халыклар дуслыгы йортын ачу тантанасында катнашты. Буа районында утыздан артык милләт вәкиле яши, дип сөйләде муниципалитет башлыгы Ранис Камәртдинов.

Аның районда республиканың дәүләт телләрен – татар һәм рус телләрен, шулай ук чуваш теленең территориаль үзенчәлекләрен өйрәнү өчен барлык шартлар да тудырылганлыгын искәртүен хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

«Районда этник һәм этномәдәни туризм потенциалын ачу буенча максатчан эш алып барыла, шулай ук милли спорт төрләренә, традицион уеннарга һәм күңел ачуларга ярдәм итү һәм аларны үстерү өчен шартлар тудырыла», – диде Камәртдинов.

Республика парламенты спикеры Буага ТР Халыклары ассамблеясе президиумының икенче зона утырышында катнашу өчен килде. Фәрит Мөхәммәтшин оешма эшенә яшьләрне активрак җәлеп итәргә чакырды.

Аның фикеренчә, Татарстан күпмилләтле халкы иҗади режимга йөз тоткан очракта гына үз үсеше бурычларын нәтиҗәле хәл итә алачак.

Элегрәк «Татар-информ» Яшел Үзәндә Татарстан Халыклары дуслыгы йорты барлыкка киләчәк, дип хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100