news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Россия Президентының Федераль Җыенга еллык юлламасында катнаша

Иртәгә Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Халыкара энергия ресурслары нәтиҗәлелеге форумын ачачак.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»).Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия башкаласына килде. Анда ул РФ Президентының Федераль Җыенга еллык юлламасында катнашачак. Бу хакта журналистлар белән брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Ул Рөстәм Миңнехановның Мәскәүгә эш сәфәре кичә үк башланганлыгын әйтте. ТР Президенты берничә, шул исәптән РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин белән дә очрашу уздырачак.

«Сәгать 12дә ул Россия Президентының Федераль Җыенга еллык юлламасында катнашачак», — дие Галимова. 

Ул иртәгә Рөстәм Миңнеханов республикага кайтачак, Татарстанда Халыкара энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге форумын ачачак, дип өстәде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100