news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов энергия нәтиҗәлелеге форумында Магадан губернаторы белән очрашачак

Очрашуда техник һәм социаль-икътисади хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелачак.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Халыкара Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге форумы кысаларында Магадан өлкәсе губернаторы Сергей Носов белән эшлекле очрашу уздырачак. Бу хакта журналистлар белән брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Ул ике төбәк арасында товар әйләнеше, соңгы мәгълүматларга караганда, 560 млн сум дәрәҗәсендә булуын искәртте.

«Бу хезмәттәшлекне үстерү перспективасы бар, кайбер предприятиеләребез Магадан өлкәсе белән актив эш алып бара. Хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре: машина төзелеше, шиналар продукциясе белән тәэмин итүне киңәйтү, энергияне саклау буенча хезмәттәшлек итү һәм башкалар турында фикер алышу булачак», — диде Галимова.

Яклар техник һәм социаль-икътисади хезмәттәшлек турында килешү имзаларга ниятли, дип өстәде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100