news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимова: Тукай туган көнендә Рөстәм Миңнеханов иҗат интеллигенциясе белән очрашачак

26 апрельдә кич белән ТР Президенты катнашында Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясен тапшыру булачак.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). 26 апрельдә Туган тел көнендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов иҗат интеллигенциясе белән очрашачак, Дәүләт премияләрен тапшырачак һәм Тукай һәйкәленә чәчәкләр салачак. Бу хакта журналистларга брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

Ул киләсе дүшәмбе 26 апрель истәлекле дата булуын - Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуын искәртте. Бу көнне республика җитәкчесенең юбилей датасына һәм Туган тел көненә багышланган программасы бик бай булачак.

«Гадәттәгечә, бу көн Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салудан башлана. Аннары Рөстәм Нургалиевич татар иҗат зыялылары белән очрашачак, бер үк вакытта Кырлай авылында мәдәният һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашында милли шигърият бәйрәме узачак», — дип сөйләде Галимова.

Кич белән ТР Президенты катнашында Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясен тапшыру булачак. «Моннан тыш, 26 апрельдә көн дәвамында төрле мәйданчыкларда тематик чаралар: күргәзмәләр, спектакльләр узачак», — дип нәтиҗә ясады Лилия Галимова.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100