Рөстәм Миңнеханов кече һәм урта бизнес вәкилләре белән онлайн-очрашу үткәрде

Татарстан Президенты эшкуарларны хезмәт коллективларын сакларга чакырды.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кече һәм урта бизнес вәкилләре белән традицион онлайн-очрашу үткәрде, аларга аеруча проблемалы мәсьәләләр буенча ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фикер алышу вакытында X5 Retail Group вәкилләре агымдагы вазгыятьтә ТР Министрлар Кабинеты карарлары үз көченә кергәннән соң эшкуарларны бер яки көн штрафка тартмау үтенече белән мөрәҗәгать итте. Президент ышандырганча, бу җәһәттән карарда кирәкле барлык өстәмәләр дә көн дәвамында кертеләчәк. «Мондый норманы һичшиксез күздә тотачакбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Үз чиратында, Castorama җитәкчелеге эшкуарларга электр энергиясе өчен фактик куллану, ягъни счетчик күрсәткечләре буенча түләү мөмкинлеге бирүне сорады. Рөстәм Миңнеханов «Татэнергосбыт» АҖ җитәкчелегенә мондый мөмкинлекне карарга йөкләмә бирде.

«Квинтэс-Групп» ҖЧҖ компаниясе башлыгы дәүләт һәм муниципаль милек өчен аренда түләүләрен кичектерү рәвешендәге ярдәм чаралары күрсәтүне сорады. Республика Президенты бу мәсьәлә буенча эш алып барылуын әйтте. Әлеге уңайдан тиешле карар кабул ителәчәк.

Бүгенге көндә Татарстанда ваклап сәүдә итү өлкәсендә – 17 меңнән артык, җәмәгать туклануы өлкәсендә 5 меңгә якын предприятие, көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендә 6 меңгә якын компания һәм 27 ваклап сату базары теркәлгән.