Сез, яшьләрне күргәч, күңелдә ышаныч туа — Президент олимпиада катнашучыларына

Рөстәм Миңнеханов Татар теле һәм әдәбияты буенча V халыкара олимпиада җиңүчеләрен котлады.
(Казан, 21 апрель, “Татар-информ”, Лилия Локманова). “Тел булмаса, милләтнең киләчәге юк. Сез, яшьләрне күргәч, күңелдә ышаныч туа”, – диде бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татар теле һәм әдәбияты буенча V халыкара олимпиада җиңүчеләрен котлау тантанасында.“Татар телен Татарстанда гына түгел, Россия өлкәләре һәм чит илләрдә дә саклаганнары өчен катнашучыларга рәхмәт әйтәсем килә. Телебезне, гореф-гадәтләребезне саклауда зур өлеш керткән өчен чын күңелдән бик зур рәхмәт”, – диде Татарстан Президенты.Олимпиаданың беренче турында 15 меңләп кеше катнашкан. Аларның 500е икенче турга узган. Австралия, Төркия, Казахстан, Япония, Үзбәкстан, Бельгия, Франция, Канада, Кытай – барлыгы 13 илдән килгән вәкилләр арасында Гран-прины Япониядән Накамура Мидзуки яулады.Шундый ук бүләккә Саба районы Эзмә авылы урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Ризәлә Йосыпова да лаек дип табылды.