ТР Президенты КХДРда керамик материаллар һәм техник майлар җитештерү заводларында булды

ТР делегациясенең КХДРна визитының беренче көне азагында КХДР белән ТР сәүдә-сәнәгать палаталар арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

 (Казан, 21 март, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корея Халык-Демократик Республикасына визиты кысаларында ике эре предприятие - керамик материаллар һәм техник майлар җитештерү заводларында булды. ТР Президенты Россия Федерациясенең Корея Халык-Демократик Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Александр Тимонин озатып йөрде.

Тэдонган керамик материаллар җитештерү заводында ТР Президентына предприятие турында сөйләделәр һәм продукция үрнәкләрен күрсәттеләр. Аннары кунаклар өчен җитештерү линияләре буенча экскурсия үткәрелде. Аерым алганда, Рөстәм Миңнехановка һәм делегация әгъзаларына завод белән идарә итү бүлмәсе тәкъдим ителде, аннан хезмәткәрләр производствоның барлык эшләрен контрольдә тота. Завод вәкилләре сүзләренә караганда, предприятиедә яңа технологияләргә зур игътибар бирелә.

Экскурсия ахырында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов предприятиенең мәртәбәле кунаклары китабына “Завод хезмәткәрләренә зур уңышлар телибез”,  дип язды.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Сынри техник майлар эшкәртү заводында булды. Биредә автомобильләр һәм башка техника өчен майлау материаллары җитештерәләр. Шулай ук заводта полимер материаллардан төрле савытлар чыгару линиясе бар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

ТР делегациясенең КХДРна визитының беренче көне азагында КХДР белән ТР сәүдә-сәнәгать палаталар арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка сәүдә-сәнәгать палатадары җитәкчеләре Ли Хак Квон һәм Шамил Агеев имза салды.