news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Судлар ата-ана бурычларын үтәүгә гарантия булырга тиеш

Татарстан Президенты, судьяларның XIV хисап конференциясендә чыгыш ясаганда, алиментлар түләтү мәсьәләсе аеруча актуаль булып калуын әйтте.

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Елена Сәләхова). Судлар ата-аналарның үз бурычларын үтәвенә гарантия булырга тиеш, балаларны матди карап торуга алимент түләтү турындагы эшләрне карауга аерым игътибар бирергә кирәк. Бу турыда Татарстан судьяларының XIV хисап конференциясендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте.

«Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин үзенең юлламасында Россия халкын саклау һәм арттыруның зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Бигрәк тә тулы булмаган гаиләләрдә балаларны тәрбияләүгә игътибар итәргә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты сүзләренчә, бүгенге көнгә республикада алимент түләү мәсьәләсе актуаль булып кала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100