ТР Президенты Нурлат районы турында: “Кайда торуың түгел, ә кая таба хәрәкәт итүең мөһим”

Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлек Советы утырышында катнашты

(Нурлат, 21 февраль, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Нурлат муниципаль районы Советының муниципалитетның 2013 елдагы социаль-икътисади нәтиҗәләренә һәм 2014 ел бурычларына багышланган утырышында катнашты.

Бу чарада ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов катнашты.

Район башлыгы Равиль Кузюров төп доклад белән чыгыш ясады.

2013 елда муниципалитетның бердәм бюджет керемнәре 1,27 млрд. сум тәшкил иткән, бу, 2012 ел белән чагыштырганда, 15,6 процентка күбрәк. Муниципаль бюджетның үз кереме 9,3 процентка арткан һәм 541,8 млн сум тәшкил иткән.

2013 ел нәтиҗәләре буенча, районда уртача хезмәт хакы 15,3 процентка арткан һәм 23 664 сум тәшкил иткән.
Нурлат районында эшкә яраклы халыкның 83 проценты эре һәм урта предприятиеләрдә эшли, 17 проценты – кече һәм урта бизнеста. Кече бизнесның район тулаем территориаль продуктында өлеше 8,1 процент тәшкил итә.

Бүген район территориясендә 10 нефть компаниясе эшли.

Муниципаль берәмлек өчен стратегик предприятиеләрнең берсе - Нурлат шикәр заводы, ул, районда үстерелгән чөгендердән тыш, Аксубай һәм Чирмешән чималын да эшкәртә. Район башлыгы ТР Президентына предприятиенең искергән техникасын модернизацияләү өчен инвестицияләр җәлеп итүдә ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Аның сүзләренә караганда, сүз яңа завод төзелеше хакында бара, һәм ул шикәр чөгендере эшкәртү күләмен шактый арттыру мөмкинлеге бирер иде.

Районда 9,5 мең шәхси ярдәмче хуҗалык, аларда - 10 мең баштан артык мөгезле эре терлек. Узган ел 116 7 шәхси хуҗалык 495 млн сумнан артык дәүләт ярдәменнән файдаланган. Бүген районда 27 гаилә фермасы бар, шул исәптән  11е - югары технологияле.

Гомумән алганда, 2013 елда авыл хуҗалыгы тармагы тискәре якка үзгәреш күрсәткән: авыл хуҗалыгы предприятиеләренең табышы 1 млрд. 138 млн. сум, бу, 2012 ел белән чагыштырганда, 22 процентка азрак. Район башлыгы сүзләренә караганда, авыл хуҗалыгы күрсәткечләре кимүгә кайбер хуҗалыкларның банкротлыкка чыгуы, дуңгызларның баш саны кимүе, терлекләр баш санын саклау буенча эш җитәрлек алып барылмау китерде.

Район башлыгы сүзләренә караганда, ТКХ өлкәсе проблемалы булып кала. Нурлатның торак фонды 365 йорттан тора, шуларның 34е авария хәлендә. 2018 елга кадәр авария хәлендәге йортлардан 677 кешене күчерү планлаштырыла.

Татарстан Президенты Нурлат районының социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләрен бәяләп, демографик вәзгыятьнең яхшыруын билгеләп үтте. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, муниципаль берәмлекнең демографик вәзгыять күрсәткечләре яхшырак та була алыр иде. Әлегә районда авырулар һәм балалар үлеме буенча тискәре күрсәткечләр саклана. “Монда республика белән муниципаль хакимиятнең бергәләп чаралар кабул итүе кирәк”, - дип саный ТР Президенты.

Нурлат районының кече бизнесны үстерү күрсәткечләре тәнкыйтькә тотылды. “Бары тик 8 процент! Республикада 25 процент, әле аны да начар дип саныйбыз, - 30 процент кирәк. 2016 елда 34 процентка җиткерү бурычы куела”, - дип йөкләде ТР Президенты.

Равил Кузюров сүзләренә караганда, районда инфраструктуралы 12 буш мәйданчык бар, анда кече һәм урта предприятиеләр ачу планлаштырыла. Бу мөмкинлекләрне тулысынча файдалану зарур дип саный Рөстәм Миңнеханов.

“Сезнең кече нефть компанияләрегез, “Нурлатнефть” бар. Гомумән алганда, районның икътисади күрсәткечләре начар түгел, нефть сәнәгатеннән тыш, үзегез нәрсә эшләдегез?” – дип сорады ТР Президенты.

2013 ел нәтиҗәләре буенча, муниципаль раойннарның социаль-икътисади хәле рейтингында Нурлат 16 нчы урында. 2012 ел белән чыгыштырганда, муниципалитет үз позициясеннән төшкән.

Р.Миңнеханов сүзләренчә, 2005 елдан алып Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә районның өлеше 2 тапкыр кимегән.

“Кайда торуың түгел, ә кая таба хәрәкәт итүен мөһим. Сезнең күрсәткечләр иң начары түгел, әмма алар яхшырак булырга тиеш”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов һәм Нурлат районының потенциалы зур булуын билгеләп үтте.

Республика Президенты муниципаль берәмлек җитәкчелеген дини экстремизмны кисәтүгә, шулай ук миграция белән бәйле проблемаларга зур игътибар бирергә чакырды.

Утырыш ахырында Рөстәм Миңнеханов Нурлат районының хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.