РФ Кораллы Көчләр генштабы башлыгы Казан югары хәрби команда училищесына хәрби байрак тапшырды

ТР Президенты катнашында тантаналы чара танылган белем бирү йортының юбилеенда узды

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Алия Җамалиева). Бүген РФ Кораллы Көчләр Генераль штабы башлыгы – РФ оборона министрының беренче урынбасары армия генералы Валерий Герасимов (Казанның ике хәрби уку йортында белем алган) коры җир гаскәрләренең Хәрби укыту-фәнни үзәгенең “РФ Кораллы Көчләрнең гомумгаскәр академиясе” нең Казандагы филилалына (Казан югары хәрби команда училищесына) яңа үрнәктәге хәрби байракны тапшырды.

Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Шулай ук тантанага төрле елларда хәрби вузны тәмамлаган хәрбиләр, курсантлар, укытучылар составы килгән иде.

Тантана танылган белем бирү йортының юбилеенда – 95 еллыгында узды.

РФ Кораллы Көчләр Генераль штабы башлыгы Валерий Герасимов Казан югары хәрби команда училищесы башлыгы Валерий Миронченкога хәрби байракны тапшырды, соңыннан РФ һәм ТР гимннары яңгырады, салют булды.

“Бүген сезгә хәрби байрак – хәрби намус, батырлык, дан символы тапшырылды. Һәм моның училищеның 95 еллыгында булуы да символик”, - дип билгеләде Валерий Герасимов, җыелганнар алдында чыгыш ясаганда. Ул РФ оборона министры Сергей Шойгу исеменнән юбилей белән котлау сүзләрен җиткерде.

РФ Кораллы Көчләр Генераль штабы башлыгы искәртеп үткәнчә, 95 ел дәвамында училище дистә меңнәрчә югары квалификацияле офицер-танкистлар әзерләгән. Бөек Ватан сугышы елларында училище танк гаскәрләренә якынча 5 мең офицер-командир һәм 5 мең танк экипажы әзерләгән. “Бу берничә танк армиясе составына тиң”, - дип ассызыклады ул.

В.Герасимов сүзләренчә, үткән елларда училищеда офицер кадрларын әзерләргә ярдәм итә торган матур традицияләр урнашкан. Уку йортын тәмамлаган 41 хәрби Бөек Ватан сугышы елларында Советлар Союзы Герое исемен алган, сугыштан соңгы елларда 11 хәрби Россия Герое булган.

Армия генералы ассызыклаганча, вакыт даими рәвештә офицерлар составына яңа таләпләр куя. “Бүген безгә, беренче чиратта, инициативалы, мөстәкыйль, фикерли торган офицерлар кирәк. Училищены тәмамлаучы һәр кешедә камилләшү потенциалы салынган булырга, вазгыятьне анализлый белергә, дөрес нәтиҗәләр ясый белергә һәм максатчан карарлар кабул итәргә тиеш”, - дип саный Валерий Герасимов.

Генштаб башлыгы сүзләренчә: “Хәзер Россиянең Кораллы Көчләре күтәрелештә: гаскәрләргә яңа сугыш техникасы килеп тора, хәрби һәм оператив әзерлек чаралары уздырыла, күп кенә социаль мәсьәләләр хәл ителгән”.

Чыгыш соңында Валерий Герасимов барысын да хәрби байракны тапшыру белән котлады һәм училищега уңышлар теләде.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та җыелганнарны хәрби байрак тапшыру белән котлады. “Хәрби байрак – үзенчәлекле мактау билгесе. Училище традицияләрен лаеклы рәвештә дәвам итү, хәрби байракка һәм хәрби антка тугрылыкны саклау бик мөһим”, - дип ышна ул.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, училище бу елларда Россия армиясе өчен югары квалификацияле һәм хәрби бурычына тугры офицер кадрларын әзерләде. “Аеруча аны тәмамлаган хәрбиләр Бөек Җиңү эшенә зур өлеш кертте”, - дип билгеләде ТР Президенты һәм училищеның Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнүен искәртте.

“Матур хәрби традицияләрне дәвам итеп, училище коллективы, мәгариф процессы сыйфатын яхшырту, алдынгы педагогика тәҗрибәсен кертү, заманча хәрби техниканы үзләштерү буенча бурычларны уңышлы хәл итә”, - дип белдерде республика башлыгы. Ул курстантларга белем алуның барлык сынауларын намус белән узарга һәм лаеклы офицер булырга өндәде.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләп үткәнчә, Татарстан җитәкчелегенең училище коллективы белән яхшы мөнәсәбәтләр урнашкан.

“Офицерлар һәм курсантлар шәһәр һәм республика дәрәҗәсендә тантаналы чараларда катнаша, республика алдында торган бурычларны хәл итүдә зур ярдәм күрсәтә. Үз чиратында, Татарстан вузның материаль-техник базасын яхшырту мәсьәләләренә даими рәвештә игътибар бирә. Без алга таба да училищеның хәрбиләренә һәм курстанларына ярдәм күрсәтүне дәвам итәрбез дип ышандырам”, - диде ул.

ТР Президенты, Казан югары хәрби команда училищесына даими рәвештә игътибар һәм ярдәм өчен, РФ Оборона министрлыгы җитәкчелегенә һәм Генштаб башлыгы Валерий Герасимовка рәхмәт белдерде.

Чара соңында Рөстәм Миңнеханов барлык хәрбиләрне якынлашып килүче Ватанны салаучылар көне һәм училищеның 95 еллыгы белән котлады.

Тантана солдатлар, офицерлар һәм курсантлар парады белән тәмамланды.