Рөстәм Миңнеханов Нурлат районында товарлыгы түбән булган агач материаллар әзерләү эшен карады

Сәфәрнең төп максаты - муниципаль район Советы утырышында катнашу

 (Казан, 21 февраль, “Татар-информ”). Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нурлат муниципаль районына эш визиты белән барды. Сәфәрнең төп максаты - 2013 елда социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2014 елга бурычлары буенча Нурлат муниципаль районы Советы утырышында катнашу. Татарстан Президенты һәм аны озата йөрүче затлар «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» заводының ихтыяҗлары өчен товарлыгы түбән булган агач материаллар әзерләү процессын карадылар.

Рөстәм Миңнеханов агач материаллар әзреләү барышында кулланыла торган техниканы күздән кичерде. ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев товарлыгы түбән булган агач материалларны механикалаштырылган әзерләү проекты турында аңлатма бирде. Ул шулай ук бүген «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» заводының ихтыяҗлары өчен агач материаллар әзерләү республиканың берничә урманчылыгында алып барылганын искәртте.

Нурлат районында бу эшне "Нурлат урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе территориясендә "Нурлатес" дәүләт бюджет учреждениесе алып бара. Барысы 2013 елда биредә 26 мең кубометр агач материаллары әзерләнде, шул исәптән механикалаштырылган ысул белән - 22 мең кубометр, аз комлектлы бригадалар тарафыннан - 4 мең кубометр агач материаллар. 2013 елның декабрь аенда «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» заводына 4,8 мең кубометр агач материаллар җибәрелгән, складларда җибәрергә дигән 6,1 мең кубометры әзер.

ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.