Р. Миңнеханов: “Гадел хөкем системасында проблемалар аз түгел, әмма төп бурыч – үз мәнфәгатьләрен яклап судка мөрәҗәгать иткән гражданнарның хокукларын яклау”

Башка дәүләт органнары белән чагыштырганда, җәмәгатьчелекнең суд эшенә карата булган өметләре һәрвакыт югарырак, дип саный Президент

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2013 нче елда Татарстан Республикасының гомуми юрисдикция судлары тарафыннан барлык инстанцияләр буенча 807 мең 697 эш һәм төрле материал каралган, бу, 2012 нче ел белән чагыштырганда, 26 процентка артык. Бүген “Казан Гранд отель”дә ТР район (шәһәр) судлары һәм җәмәгать судьялары вәкилләренең семинар-киңәшмәсендә судлар эшчәнлекләренә нәтиҗә ясалды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Төп доклад белән чыгыш ясаган ТР судьялары советы рәисе – ТР Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйлаҗев китергән мәгълүматлардан күренгәнчә, каралган җинаять эшләре составында – 98 мең 889 җинаять эше, 533 мең гражданлык эшләре һәм административ хокук бозулар турында 175 мең 548 эш.
 

Рөстәм Миңнеханов чыгышында гомуми юрисдикция судларының күп санлы эшләрне тикшереп, саллы эш башкаруын билгеләп узды. Аның әйтүенчә, докладларда яңгыраган саннар судьяларга булган йөкләмәнең артык зур булуы турында сөйли. “Бер яктан, бу халыкның ышанычы артуын гәүдәләндерсә, икенче яктан, мондый йөкләмә суд эшләрен башкару тизлегендә чагылыш таба һәм эшнең оперативлыгына тәэсир итә”, - дип белдерде Президент. Ул ассызыклаганча, суд коллективларының профессиональлеге, эшкә сәләтлелеге судлар алдында торган бурычларны уңышлы хәл итәргә булыша.
 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика уңышлары хакимиятнең барлык тармакларының сыйфатлы эшенә турыдан-туры бәйле. “Башка дәүләт органнары белән чагыштырганда, җәмәгатьчелекнең суд эшенә карата булган өметләре һәрвакыт югарырак, - диде республика җитәкчесе. – Сезнең кулларда закон реаль көчкә ия һәм гаделлекне торгызу коралына әверелә. Суд, теләсә нинди конфликтны хәл иткәндә, цивилизацияле төстә нокта куя”.
Президент шәрехләп үткәнчә, 2013 нче елда республикада һәм аның чикләреннән тыш зур яңгыраш алган җинаять эшләре тикшерелгән. Оешкан җинаятьчелекне, террорчылык, экстремизм, икътисади җинаятьләрне кисәтү һәм профилактикалау юнәлешендә эш үткәрелгән.

Алга таба республика башлыгы наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш мәсьәләсенә тукталды. Ул бүгенге көндә, рәсми мәгълүматлар буенча, республикада 18 меңгә якын наркотик кулланучы исәпләнүен, ә реаль саннарның аннан да югарырак булуын искәртеп узды. “Бу илкүләм куркынычсызлыкка зарар китерергә мөмкин булган социаль явызлык. Ел саен наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә җинаятьләр санының артуы күзәтелә. Минемчә, бу юнәлештә либераль суд практикасы белән чикләнү ярамый. Закон тарафыннан рөхсәт ителгән барлык коралларны кулланып, катгый җәзаларга кирәк”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, соңгы вакытларда чит ил гаиләләренә тәрбиягә бирелгән Россия балаларына карата мәрхәмәтсез мөнәсәбәт һәм хәтта аларның үлемнәре турында сүзләр күп ишетелә. Президент балигъ булмаганнарның хокукларын яклау әһәмиятле булуына, һәр карарның төптән уйланып кабул ителергә тиешлегенә басым ясады. Аның әйтүенчә, асрамага алучының финанс хәлен генә түгел, аның шәхесен дә җентекләп өйрәнү зарур. “Балаларга яхшы тәрбия шартлары тудырылырга тиеш. Тышкы яктан иминлеге нык күренгән дәүләт гражданы булганга күрә генә, аларны теләсә кемгә тапшыруга юл куярга ярамый”, - дип кисәтте Президент.

Республика бурычларының берсе – җәмәгать судьялары эшчәнлегенә уңайлы шартлар тудыру, җәмәгать юстициясе абруен күтәрү. “Кыска вакыт эчендә Яр Чаллыда, Түбән Камада, Казанның берничә районында һәм башка районнарда судьяларны урнаштыру мәсьәләсе хәл ителде. Җәмәгать судьялары аппаратын финанс ягыннан тәэмин итү мәсьәләсе яхшырды, бу кадрлар агышын туктатып калырга мөмкинлек бирде”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент хәзерге вакытта ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасына судларны кертү буенча эш алып барылуын искәртеп узды. Аның фикеренчә, бу гадел хөкемгә ирешүдә тагын бер баскыч. “Гадел хөкем системасында проблемалар аз түгел, әмма төп бурыч – үз мәнфәгатьләрен яклап судка мөрәҗәгать иткән гражданнарның хокукларын яклау”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләп үткәнчә, бүген судлар корпусында 700 дән артык кеше исәпләнә. “Мин ышанам: үз эшенең чын осталары, хокук саклау органнары белән берлектә, иң катлаулы бурычларны хәл итәргә сәләтле”, - дип тәмамлады чыгышын республика җитәкчесе һәм алдынгы хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләрен тапшырды. Алар арасында "Фидакарь хезмәт өчен" медале, ТР атказанган юристы исеме, ТР Президенты Рәхмәте кебек бүләкләр бар.