Ф.Мөхәммәтшин: “Актанышлылар өчен ел канәгатьләнерлек булды”

ТР парламенты башлыгы Актаныш муниципаль районы Советы утырышында катнашты

 (Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Кичә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Актаныш муницинапаль районында булды, анда ул социаль инфраструктура объектларын күздән кичерде, Актаныш муницинапаль районы Советы утырышында катнашты, анда район башлыгы Фаил Камаев депутатлар алдында үткән ел нәтиҗәләре буенча хисап тотты. Утырышта катнашучылар бу елга бурычларны да билгеләделәр.

ТР Дәүләт Советы Рәисе район үзәгендә район җитәкчесе, Татарстаннан РФ Дәүләт Думасы депутаты Марсель Галимәрдәнов, ТР Дәүләт Советы депутаты Роберт Миңнуллин һәм башка рәсми затлар белән бергә халык тарафыннан 80гә кадәр төрле дәүләт һәм муиципаль хезмәт алу мөмкин булган күпфункцияле үзәктә булды.

Шулай ук ТР парламенты башлыгын үткән елның декабрендә сафка бастырылган “Актаныш” СК эше белән таныштырдылар.

Район Советы утырышы “Яшьлек” милли-мәдәни үзәктә узды. Хисап доклады белән чыгыш ясаганда, район башлыгы Фаил Камев билгеләп үткәнчә, актанышлылар 2013 нче елның гыйнвар-декабрендә ТР муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисади үсеш рейтингында 15 нче позицияне алып тора.

Район башлыгы чыгышында билгеләп үткәнчә, сәнәгать производствосының кайбер күрсәткечләре кимегән. Хәзер эш темпларын үстерергә кирәк. Авыл хуҗалыгына килгәндә, Актаныш районы ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы рейтингында 4 нче урында тора, күрсәткечләр үсә.

2013 нче ел өчен акчалата керем 1 млрд. 458 млн.сум булыр дип көтелә (2012 нче елга 103 процент), 1 га сөрүлеккә - 16,1 мең сумнан артык. 2013 нче елда 1 хезмәткәрнең айлык уртача хезмәт хакы - 13,1 мең сум (2012 нче елга 110 процент).

Районда 25 гаилә фермасы бар, шул исәптән, 14 – югары технологияле. 7 хуҗалык “Эшләрен башлаган фермерларга ярдәм итү” программасы буенча грант алганнар. 2013 нче елда 25 мең 596 центнер ашлык, 13 мең 648 центнер бәрәңге үстерелгән, 14 мең 617 центнер сөт, 104 центнер кәҗә сөте, 3 мең 943 центнер мөгезле эре терлек һәм кош ите җитештерелгән.

Җитештерелгән продукция район базарларында, якындагы шәһәр базарларында һәм Актаныш элеваторы, “Молинвест” ҖЧҖ, Касыймов сөт заводы аша сатыла.

Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү 55 млн. 569 мең сум тәшкил итә. Актаныш районының 26 авыл җирлегендә 9 мең 923 шәхси хуҗалык исәпләнелә. 2014 нче елның 1 нче гыйнварына шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлекнең саны – 11 мең 322 баш, шул исәптән, сыерлар - 5 мең 273, сарык һәм кәҗәләр - 28 мең 635, атлар – 555.

Районда үткән елда торак, социаль өлкә объектлары төзелешенә һәм капиталь ремонтлауга, юл-транспорт инфраструктурасын модернизацияләү мәсьәләләренә зур игътибар бирелгән.

Район башлыгы хәбәр иткәнчә, 2014 нче елда “Главтатдортранс” идарәсе аша 170 млн.сумлык юллар төзү һәм ремонтлау каралган. Фаил Камаев республика һәм федераль дәрәҗәдә чишүне таләп иткән актуаль мәсьәләләрне әйтте. Бу, барыннан да элек, авыл җирлеге халкын сыйфатлы су белән тәэмин итү һәм инвесторлар булмаган районнарда авыл хуҗалыгы предприятиеләренә дәүләт ягыннан ярдәм күрсәтү.

“Үсеш диапазонын чагыштырсаң, актанышлылар өчен ел канәгатьләнерлек булды, - диде җыелганнар алдында чыгыш ясаганда, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. – Районның республика рейтингында җиде позицияә күтәрелә алуы бик әһәмиятле, - монда үз дигәнеңә ирешү, куелган бурычларны үтәү хас булган җирле халыкның зур хезмәте”.

Республика парламенты башлыгы ассызыклаганча, бүген зур сәнәгать булмаган авыл районына дәрәҗәсен саклау кыен булганлыгын исәпкә алырга кирәк, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең эшендә күп нәрсә климат шартларыннан тора.

“Сезнең эшегезне югары бәялим, сезнең бүген, авыл традицияләрен йөртүче буларак, әһәмиятле миссия – туган телләрне, мәдәниятне, тормыш рәвешен саклау миссиясе дә бар”, - диде парламент спикеры.

Утырышта катнашучылар билгеләп үткәнчә, федераль дәрәҗәдә авылны үстерүгә юнәлдерелгән махсус программаларны күбрәк эшләргә кирәк. Фәрит Мөхәммәтшин районны Татарстанда тормышка ашырыла торган федераль, республика программаларында активрак катнашырга өндәде. ТР Дәүләт Советы Рәисе утырыш соңында Актаныш районы халкына бүләкләр тапшырды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.