Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнехановка КДАТУда төзелеш материалларын камилләштерү эшен күрсәттеләр
Татарстан Президенты «Технологияләр» һәм «Юллар» фәнни-белем бирү үзәкләрендә булды.
(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының (КДАТУ) «Технологияләр» һәм «Юллар» фәнни-белем бирү үзәкләрендә булды.
Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Технологияләр» фәнни-белем бирү үзәге КДАТУның төзелеш материаллары, эшләнмәләр һәм конструкцияләр технологиясе кафедрасы базасында оештырылган. Аның белгечләре Татарстан һәм илнең башка төбәкләре төзелеш индустриясе өчен кадрлар әзерләү һәм аларны яңадан укыту белән бергә, җирле чимал базасы нигезендә югары сыйфатлы төзелеш материаллары җитештерү алымнарын да өйрәнә.
Рөстәм Миңнехановка тикшеренүчеләрнең цемент һәм башка төзелеш материалларының ныклыгын арттыру юнәлешендәге эшчәнлеген күрсәттеләр.
Татарстан Президенты «Формалаштыру һәм катыру», «Физик-механик сынаулар», «Полимерлар» бүлекләренең лабораторияләре, шулай ук «Ныклык» бүлеге белән танышты. Ул билгеләп үткәнчә, «бүген төзелеш материалларының ныклыгын арттыру юнәлешендә фәнни эш һәм тикшеренүләрне дәвам итү мөһим».
Рөстәм Миңнеханов «Юллар» фәнни-белем бирү үзәгендә дә булды. Анда «Күперләр һәм тоннельләр», «Диагностика һәм фаразлау», «Юл төзү материаллары» кебек мәйданчыклар Президентның игътибарын җәлеп итте.
КДАТУның фәнни-белем бирү үзәкләре белән танышу ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышына багышланган иде. Ул бүген Казанның С.Сәет-Галиев исемендәге Мәдәният сараенда уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз