ТР Президенты Рәшит Сюняевны 2008 елгы Крафурд премиясенә лаек булуы белән котлады

Минтимер Шәймиев Россия Фәннәр академиясе академигы Рәшит Сюняевка котлау телеграммасы җибәрде
(Казан, 21 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Россия Фәннәр академиясе академигы һәм ТР Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы, Космик тикшеренүләр институтының баш фәнни хезмәткәре һәм Россиядә иң зурлардан саналган югары энергияләр астрофизикасы проблемалары буенча фәнни мәктәпнең җитәкчесен 2008 елгы Крафурд премиясенә лаек булуы белән тәбрикләде.
Фән дөньясында иң дәрәҗәле бүләкләрнең берсе булган Крафурд премиясе атаклы галимгә югары энергияләр һәм космология астрофизикасын үстерүгә, аерым алганда, “кара тишекләр” һәм нейтрон йолдызлар тирәсендә барган процессларны өйрәнү һәм реликт нурланышны тикшерүгә хәлиткеч өлеш керткәне өчен Швеция Король фәннәр академиясе тарафыннан тапшырылды.
“Бу – Сезнең өзлексез рәвештә нәтиҗәле фәнни эшчәнлегегезгә лаеклы бәя, Сезнең астрофизика һәм космологияне үстерүгә сизелерлек өлеш кертүегезне халыкара дәрәҗәдә тану. Сезнең өчен чын күңелдән шатмын һәм әлеге югары бүләк Сезне яңа зур эшләргә һәм ачышларга рухландырачагына шикләнмим. Сезгә ныклы сәламәтлек һәм илебез фәненең дан казануы хакына алга таба да киңкырлы эшчәнлек алып бару өчен энергиягезнең беркайчан да бетмәвен телим”, - диелә республика башлыгының телеграммасында. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.