Алексей Песошин куркынычсызлык органы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәм белән котлады

Татарстан Премьер-министры куркынычсызлык органы хезмәткәрләренә һәм ветераннарына үзләрен аямый торган хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте.

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин куркынычсызлык органы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Бу турыда Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Куркынычсызлык органы һәрвакыт дәүләт идарәсе системасының мөһим өлеше булды. Сез илнең мәнфәгатьләрен яклауга, Конституция үтәлешен, Россиянең мөстәкыйльлеген һәм территориаль бөтенлеген тәэмин итүдә, җәмгыятьтә тотрыклылык саклауда лаеклы өлеш кертәсез», — диде Татарстан Премьер-министры.

Оешкан җинаятьчелеккә һәм коррупциягә каршы көрәшкә юнәлдерелгән эшнең әһәмияте бәяләп бетергесез, дип саный Алексей Песошин.

Куркынычсызлык органы хезмәткәрләренә хезмәт бурычы буенча югары һөнәри әзерлек, киеренкелек, рухи көч һәм киңкырлы белем таләп итә торган карарлар кабул итәргә туры килә, диде ул.

«Бүген Россиягә көнбатыш илләрнең сәяси һәм икътисади басымы һәм халыкара терроризм, сәяси экстремизм һәм башка җинаятьләр ягыннан арткан янау шартларында сезнең хезмәтегез һәм тәвәккәл эшчәнлегегез аерым әһәмияткә ия», — диде Премьер-министр. Ул Россиядә Футбол буенча дөнья чемпионатында Куркынычсызлык органы хезмәткәрләре ярдәмендә катнашучылар һәм кунаклар куркынычсызлыгын тәэмин ителүен искәртте.

Алексей Песошин куркынычсызлык органы хезмәткәрләренә һәм ветераннарына үзләрен аямый торган хезмәтләре һәм үз эшчәнлекләрендә ышанычлы булулары өчен рәхмәт әйтте. «Чын күңелемнән сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер телим», — дигән Татарстан Премьер-министры.