Рөстәм Миңнеханов: “Россия һәм ОПЕКның килешеп эшләнгән гамәлләре безнең файдага булачак”

ТР Хөкүмәте башлыгы Нефтьне экспортлаучы илләр оешмасының гадәттән тыш хәлләр сессиясендә катнашуын шәрехләде
(Казан, 20 декабрь, “Татар-информ”, Әнвәр Маликов). Россия һәм Нефтьне экспортлаучы илләр оешмасының (ОПЕК) килешеп эшләнгән гамәлләре Татарстанның нефть компанияләренә һәм төбәккә файдага булачак.
17 декабрьдә ОПЕКның гадәттән тыш сессиясендә катнашкан Премьер әлеге утырышта Россиянең барлык эре нефть компанияләре вәкилләре катнашуын һәм аларның барысының да нефть чыгаруны киметүдә фикере уртак булуын искәртте. Шулай булмаганда, дөньяда нефтьне куллану кимегән бер мәлдә, барлык базарларда да нефть кирәгеннән артык җыелачак. Россия өчен нефтьнең барреле 70-90 доллар булуы кулай, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.
Ул нефть чыгаруны киметү турындагы карар компанияләр буенча пропорциональ рәвештә кабул ителәчәген искәртте. Әмма, аның фикеренчә, нефть эшкәртүче эре компанияләрнең маневр ясау өчен мөмкинлекләре күбрәк. Моннан тыш, салкын һава торышы
шартларында скважиналарны туктату – ятмаларны харап итү дигән сүз, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Искәртеп узабыз, ОПЕК сессиясе эшендә аның 13 әгъзасыннан тыш, Россия, Оман, Әзербайҗан, Сирия кебек илләр дә күзәтүчеләр буларак катнашты. Россия делегациясен вице-премьер Игорь Сечин җитәкләде. Делегация составында “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов та бар иде.