Урыссу бистәсендәге барлык йортлар яңа схема буенча газ белән тәэмин ителгән

Ютазы районы бистәсенең 142 күпфатирлы йорты газлы булды.

(Казан, 20 октябрь, "Татар-информ"). Урыссу бистәсендәге барлык 142 күпфатирлы йорт яңа схема буенча газ белән тәэмин ителгән, шул ук вакытта индивидуаль җылыту системасына 3288 бина күчерелгән. Бу хакта бүген республика киңәшмәсе барышында Татарстан Хөкүмәте йортында республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Татарстан Президенты матбугат хезмәте җиткергәнчә, барлык районнар катнашындагы видеоконференция режимында киңәшмәне республика Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән. Аның эшендә Татарстан  Премьер-министры Алексей Песошин да катнаша.

Фәйзуллин сүзләренчә, бистәдә социаль-мәдәни өлкә объектлары буенча эш тәмамланган.

Министр белдергәнчә, Татарстанның Газлаштыру фонды программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә килгәндә, бүгенгә республиканың төрле торак пунктларында гомуми озынлыгы 254,4 чакрымлык су белән тәэмин итү челтәрләре, 38 су җибәрү башнясы, 44 артезиан скважинасы булдырылган. Моннан тыш, 10 мең 899 яктырткыч, 289 исәпкә алу һәм идарә итү щитлары куелган, 323 чакрым электр линиясе сузылган. Бюджет өлкәсенә караган объектларның 98 җылыту пунктында 196 казан алмаштырылган.