Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
М.Шәймиев: “Болгарда торгызу–төзекләндерү эшләре өчен катлаулы чор җитә”
21 майда Болгар ислам кабул ителүгә бер ел тулуга багышланган зур бәйрәм кунакларын лаеклы каршы алачак
(Болгар, 20 октябрь, «Татар-информ», Ирина Халитова). “Кыш – торгызу–төзекләндерү эшләре өчен катлаулы чор, бигрәк тә Болгар кебек шәһәрдә, – дип белдерде бүген ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Ислам конференциясе Оешмасы Генераль секретаре Әкмәлетдин Ихсан оглы җитәкчелегендәге делегациянең Болгарга визиты вакытында.
Ике атна элек “Яңарыш” фондының попечительлек советы утырышында төзелеш һәм инвестиция компанияләре вәкилләре белән кышкы эшләр буенча фикер алышу булды. “Әлбәттә, эш темплары хәзерге кебек булмаячак, проект-смета документларын эшләп бетерүгә басым ясарга кирәк. Галим-археологларга күп эш башкарырга туры килә. Март ахырында баш белән генә түгел, ә кул белән дә күп эшләргә туры киләчәк”, - диде М.Шәймиев.
“Салкыннар башлану белән төзелеш материаллары әзерләргә керешәчәкбез, чөнки җылы чорга тулысынча әзер булып керергә кирәк, - дип өстәде Болгар дәүләт тарих–архитектура музей-тыюлыгы директоры Рафаэль Мәхмүтов. – 21 майда Болгар ислам кабул ителүгә бер ел тулуга багышланган зур бәйрәм кунакларын лаеклы каршы алачак, дип ышанам”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз