Ислам конференциясе Оешмасы генераль секретаре Әкмәлетдин Ихсан оглы Болгарга барачак

Казанга Ислам конференциясе Оешмасы генераль секретаре Әкмәлетдин Ихсан оглы килде

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”). 19 октябрьдә Казанга Ислам конференциясе Оешмасы генераль секретаре Әкмәлетдин Ихсан оглы килде.

 
“Казан” халыкара аэропортында аны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Федерациясенең Ислам конференциясе Оешмасындагы вәкиле Камил Исхаков һәм башка рәсми затлар каршы алды.


Әкмәлетдин Ихсан оглы ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән бергә Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-ядкәрлегендә булачак. Аннан соң Казан федераль университетында “Татар тарихы һәм цивилизация” дип аталган академик басманы тәкъдим итүдә катнашачак, дип хәбәр итә Татарстан парламенты матбугат хезмәте.