ИКО Генераль секретаре: “Болгарны торгызу идеясы – ул бөек идея

ТР Дәүләт киңәшчесе Ислам конференциясе Оешмасы Генераль секретарен Болгардагы төзелеш һәм төзекләндерү эшләре барышы белән таныштырды

(Болгар, 20 октябрь, «Татар-информ», Ирина Халитова). Бүген Ислам конференциясе Оешмасы Генераль секретаре Әкмәлетдин Ихсан оглы ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең Борынгы Болгарны торгызу идеясен бөек идея дип атады.
Болгарда мәчет һәм мәдрәсә комплексында, Икмәк музеенда, мавзолейлар комплексында, Ислам кабул ителүгә Истәлекле билге, Үзәк мәчет һәм Хан сараенда булганнан соң Әкмәлетдин Ихсан оглы һәм ИРСИКА генераль директоры Халит Эрен журналистларга биргән әңгәмәләрендә соклануларын белдерде. Экскурсия һавада ук башланды, кунаклар вертолет иллюминаторыннан Болгар шәһәре объектларын карады.
Ихсан оглы беренче тапкыр Болгарда 2001 елда, Казанда Идел-Урал төбәгендә исламга багышланган симпозиум үткәрүдә булуын искәртеп үтәргә кирәк. “Биредә тирән тарихны чагылдыручы һәм яшь буынга мирас булып калачак киң күләмле мәдәни проект тормышка ашырыла”, - дип билгеләп үтте Ислам конференциясе оешмасы генераль секретаре.
Проект гамәлгә ашырыла башлаган кыска вакытта башкарылган эшләр кунакларны шулкадәр шаккаттырды ки, мәчет төзелеше мәйданында ук М.Шәймиев, Ә.Ихсан оглы, Х.Эрен тагын бер әһәмияткә ия проектны чынга ашыру турында килеште. “2012 елда Болгар җирендә Идел буе төбәгендә исламны таратуга багышланган халыкара симпозиум үткәрү турында килештек”, - диде ИРСИКА генераль директоры Халит Эрен. Симпозиум чараларының берсе мәчет белән мәдрәсә ачу булачак. “Бу проект дөньяви дәрәҗәдә булыр, үзендә тарихи өлешен һәм глобальлеген дә берләштерер дип уйлыйм”, - дип өстәде Э.Ихсан оглы.
“Минтимер Шәймиевнең Фейсал короле исемендәге Халыкара премия белән бүләкләнүе очраклы түгел – ул төбәктә ислам динен тарату эшендә күп көч куйды”, - дип өстәде ул.
“Мин кунакларга Татарстанга игътибар күрсәтүләре өчен рәхмәтле. Ислам конференциясе Оешмасы – 57 ислам дәүләтен берләштерүче оешма, аларның территориясендә җир шарындагы халыкның 20 проценттан артыгы яши. Ә.Ихсан оглы әфәнде ярдәме белән Россия Федерациясе җитәкчелеге белән сөйләшү булды, шулай итеп хәзер Россия ИКОдә күзәтүче булды, ә Россиянең ИКО каршындагы даими вәкиле итеп татарстанлы Камил Исхаков билгеләнде. Ул да безнең өчен истәлекле вакыйга, - диде журналистларга биргән әңгәмәсендә ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев.
Болгарга сәфәр вакытында ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән Ислам конференциясе Оешмасы генераль секретаре Әкмәлетдин Ихсан оглын ИРСИКА генераль директоры Х.Эрен, Россиянең ИКО каршындагы даими вәкиле К.Исхаков, Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Тимур Акулов, ТР Президенты ярдәмчесе – ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәләрне торгызу фонды директоры Татьяна Ларионова, Спас муниципаль районы башлыгы К.Ногаев, Болгар дәүләт тарихи-мәдәни музей-тыюлыгы директоры Р.Мәхмүтов озатып йөрде.