news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов белән Валерий Фальков уку йортларында иминлек турында фикер алышты

Татарстан Президенты Мәскәүгә эш сәфәренә барды.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков белән очрашты.

Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, алар уртак профильле программаларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре, шулай ук 2021-2022 елларда Татарстан белән Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгының үзара хезмәттәшлеге юнәлеше турында фикер алышты.

Шулай ук уку йортларында иминлекне тәэмин итү темасы да кузгатылды.

Очрашуда Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, Татарстан Президентының ярдәмчесе Альберт Гыйльметдинов катнашты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100