Миңнеханов Пермьдәге атыш турында: Фаҗига татарстанлыларның йөрәкләрен әрнетте

Бөтен ил буенча төрле дәрәҗәдәге уку йортларында иминлек булдыру буенча чаралар күрелә.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Пермь университетында атышта корбаннар булу сәбәпле, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонинга кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде.

«Татарстанлылар исеменнән, шәхсән үз исемемнән Пермь дәүләт университетында атышта һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашам. Бу коточкыч фаҗига Татарстанда яшәүче һәр кешенең йөрәгендә кискен әрнү тудырды», диелгән Татарстан Президентының матәм телеграммасында.

«Уку йортында безнең уртак ачуыбызны һәм тагын бер кешелексез, рәхимсез һәм оятсыз җинаятьне чагылдырган сүзләрне сайлап алу кыен», — дип өстәде республика җитәкчесе. Ул шул рәвешле, быелның 11 маенда Казанның 175нче гимназиясенә шундый ук һөҗүм турында искә төшерде.

«Сезнең кайгы-хәсрәтегезне уртаклашып, зыян күрүчеләрнең барысының да тизрәк савыгуын, ә һәлак булганнарның гаиләләренә бу кайгыны кичерү өчен көч, һәм түземлек телибез», — дип тәмамлады үзенең юлламасын Рөстәм Миңнеханов.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Пермь дәүләт университетында студент егет әйләнә-тирәдәгеләргә аткан. Соңрак аны кулга алдылар.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының соңгы мәгълүматлары буенча, һөҗүм нәтиҗәсендә алты кеше һәлак булган, тагын 24 зыян күргән.

Россия Президенты Владимир Путин һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инстаграм битендә һәлак булган кешеләрнең туганнарының кайгысын уртаклашу белдерде. Фаҗига белән бәйле рәвештә, кайгы уртаклашу дәвам итә. Казанда Пермьда атыш вакытында һәлак булганнар истәлегенә мемориал оештырылган.

Моннан тыш, бөтен ил буенча төрле дәрәҗәдәге уку йортларында иминлек булдыру буенча чаралар күрелә. Татарстан Президенты Мәскәүдә Россия фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков белән бу проблема турында фикер алышты.