news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм Хөснуллин ислам кабул итүнең 1100 еллыгына әзерлек турында сөйләште

Рөстәм Миңнеханов бу вакыйганы уздыру буенча республика комитетын, ә Марат Хөснуллин федераль оештыру комитетын җитәкли.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Мәскәүгә эш сәфәрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин белән берничә мәсьәлә турында фикер алышты.

Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Россия Хөкүмәте Йортында узган очрашуда алар торак төзелеше өлкәсендәге агымдагы вазгыять һәм Татарстан территориясендә профильле илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышты.

Болардан тыш, Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советының төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр тирәлеге комиссиясе башлыгы булып тора.

ТР Президенты һәм РФ вице-премьеры шулай ук 2022 елда билгеләп үтеләчәк Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүгә 1100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру турында фикер алыштылар. 

Рөстәм Миңнеханов бу вакыйганы уздыру буенча - республика, ә Марат Хөснуллин федераль оештыру комитетын җитәкли. Аерым оештыру комитетларын илнең башка төбәкләрендә дә булдыру күздә тотыла.

Илкүләм проектлар Россиядә 2019 елдан башлап РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла. 2020 елда коронавирус пандемиясе башлангач һәм ул тудырган икътисади кризистан соң аларның максатларына төзәтмә кертелде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100