Миңнеханов: Транснефть-Прикамье тарихы Татарстан нефть тармагы үсеше белән бәйле

Казанда «Транснефть-Прикамье» компаниясенең юбилеена багышланган тантаналы чарада хезмәткәрләргә төрле бүләкләр тапшырылды.
(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанда «Транснефть-Прикамье» компаниясенең 70 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Транснефть» ГАҖ идарәсе рәисе һәм президенты Николай Токарев, «Транснефть-Прикамье» АҖ генераль директоры Роберт Галиев катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.«Бүген без Татарстанның нефтьүткәргеч транспорты юбилеен һәм, гомумән, Россия Федерациясенең 11 субъектын берләштерә торган торбаүткәргеч системасы юбилеен билгеләп үтәбез», — диде Рөстәм Миңнеханов.Ул компаниянең тарихы Татарстан гына түгел, Удмуртия һәм Пермь крае нефть сәнәгатенең барлыкка килү һәм үсеш тарихы белән тыгыз бәйләнгән, диде. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты тармак ветераннарына илнең нефть-газ сәнәгате үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.Рөстәм Миңнеханов бүген «Транснефть-Прикамье» - Татарстан Республикасының бюджет барлыкка китерүче предприятиеләренең берсе, ә бәйрәмне компания хезмәткәрләре җитештерү эшчәнлегенең үрнәк нәтиҗәләре белән каршы алалар, диде.«Тулаем алганда,«Транснефть», аның структураларының тотрыклы эше — Россия Федерациясе икътисадының тотрыклылыгы, бөтен ил буенча йөзләгән предприятиеләр өчен яңа заказлар һәм меңләгән эш урыны», — диде Рөстәм Миңнеханов.Тантана барышында «Транснефть-Прикамье»ның кайбер хезмәткәрләренә төрле бүләкләр тапшырылды.