Рөстәм Миңнеханов: “6 миллион тонна икмәк – Татарстан игенчеләре өчен зур җиңү”

ТР Хөкүмәте башлыгы Казан ярминкәләрендә булды һәм республика авыл хезмәтчәннәре ирешкән 6 миллион тонна ашлык күләмендәге рекордка үз бәясен бирде.

(Казан, 20 сентябрь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Бүген Казан базарларында Татарстан районнарыннан килгән тауар җитештерүчеләр шәһәрлеләр өчен традицион көзге ярминкәләр оештырды. Авыл уңганнары үсемлекчелек, терлекчелек продукциясе, кош-корт, ашлык, төзелеш материаллары алып килгән.

Казанның Чехов һәм Мәскәү базарларында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, аның урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Казан мэры Илсур Метшин булды.

Журналистлар белән әңгәмә вакытында Рөстәм Миңнеханов күргәннәреннән алган тәэсирләре белән уртаклашты. Аныңча, авыл уңганнары шәһәрлеләрне азык-төлек белән тәэмин итү өчен барысын да эшләгән. Тулаем алганда, Р.Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Казанга районнардан сыйфатлы продукция китерелгән, һәм ярминкәләрнең башкала базарларында гына түгел, аерым сәүдә мәйданчыкларында да узуы өчен бөтен көчне кую зарур.

Сатып алучылар бәяләрдән дә канәгать. Әйтик, күптән түгел бәрәңге кыйммәтрәк тора иде. Бүген исә аның килограммы – 7 сум. Башка продукция дә бүген арзанрак. Ярминкәне оештыручылар бу мәсьәләгә җитди якын килгән, дип ассызыклады Р.Миңнеханов. Казан хакимияте исә, авыл хезмәтчәннәре үз продукциясен уңайлы шартларда сатсын өчен барысын да эшләгән.

Татарстан Хөкүмәте җитәкчесе һәммә кешене кичә 6 миллион тонна икмәк җыеп, авыл уңганнары ирешкән яңа рекорд белән котлады. “Бу – шушы уңыш өчен тир түккән бөтен авыл хезмәтчәннәренең зур җиңүе”, - диде Р.Миңнеханов.

ТР Премьер-министры билгеләп үткәнчә, быел һава торышы игенчеләр өчен уңай булды. Моннан тыш, авыл уңганнары да, Хөкүмәт тә кулларыннан килгәннең бөтенесен эшләде, дип йомгаклады ул сүзен.