Минтимер Шәймиев авыл хезмәтчәннәрен 6 млн.тонна ашлык суктырып алу белән котлады

Басуларда гектарыннан уртача 37,5 центнер җыеп алынган.
(Казан, 20 сентябрь, “Татар-информ”). Кичә ТР Президенты Минтимер Шәймиев авыл хезмәтчәннәрен 6 млн.тонна ашлык суктырып алу белән котлады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Кадерле Татарстан игенчеләре, хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре!

Сезне чын күңелдән гаҗәеп хезмәт казанышыгыз – 6 миллион тонна икмәк җыеп алуыгыз белән тәбрик итәм! Бөтен чәчүлек мәйданнарында гектарыннан уртача 37,5 центнер ашлык җыелган.

Мондый югары нәтиҗәгә кыр культураларын игүнең заманча технологияләрен кертү, механизаторларыбызның фидакарь хезмәте, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләренең, әйдәп баручы галимнәрнең нәтиҗәле эше ярдәмендә ирешелде. Алар үз көчләрен берләштереп, эшнең рәтен белеп, хуҗаларча һәм тәмен тоеп хезмәт куйган очракта, игенчеләребезнең һәм җиребезнең нәрсәгә сәләтле икәнлеген исбатлады.

Икмәк – безнең байлыгыбыз, һәр йортта муллык дигән сүз. Республиканың агросәнәгать комплексында эшләр торышы Татарстанның азык-төлек куркынычсызлыгын, гражданнарыбызның тормыш дәрәҗәсен һәм иминлеген билгели. Быелгы мул уңыш безгә киләчәктә дә республикабызның икътисадын ныгытырга мөмкинлек бирә.

Хезмәтегез өчен тирән рәхмәт хисләрен белдерәм, сезгә ныклы сәламәтлек, рух күтәренкелеге, бәхет, гаилә иминлеге һәм хезмәтегездә яңа уңышлар телим!

Татарстан Республикасы Президенты М.Шәймиев.