^ТР Хисап палатасы эше нәтиҗәләре буенча бюджетка 20 миллион сумнан артык акча кайтарылган

^ТР Хисап палатасы эше нәтиҗәләре буенча бюджетка 20 миллион сумнан артык акча кайтарылган

(Казан, 20 сентябрь, “Татар-информ”). ТР Хисап палатасы ТР Газлаштыру фондында, Әлмәт районы һәм шәһәрендә, Мәдәният һәм Экология һәм табигать ресурслары министрлыкларында бюджет акчаларын куллануны тикшерү вакытында 300 миллион сумнан артык финанс төгәлсезлекләр ачыклаган.

Бүген Хисап палатасы коллегиясендә аның рәисе Алексей Демидов белдергәнчә, закон бозуларның гомуми суммасы 331 миллион сум тәшкил иткән. 2002-2004 елларда Газлаштыру фондында ачыкланган төгәлсезлекләр 200 миллион сумга җиткән диярлек. Шуларның 45,7 миллионы – төзелештә сметалар бәясен арттыру. 35,9 миллион сумын кредитор бурычын каплау өчен каралган акчаларга сатып алынган һәм сатылмаган 33 “КАМАЗ” үзбушаткычы тәшкил итә.

2002 елда Биектау районындагы Байкал бистәсе өчен газүткәргеч төзелешенә 2 миллионнан чак кына ким күләмдә акча бүлеп бирелгән. Әмма бистә халкы өйләрендә газ юк әле. Шул ук районның Чубар авылы халкында да шундый ук бәла. Узган ел Фонд “Ремсельбурвод” ААҖнә скважиналар һәм 300 метр суүткәргеч реконструкциясе өчен 520 мең сум күчергән, әмма авылны су белән тәэмин итү барыбер җайланмаган. Шул ук вакытта фондта үз эшчәнлекләрен бәяләргә онытмаганнар: хезмәткәрләргә төрле премияләр кысаларында 660 мең сум бирелгән.

Фондның башкаручы директоры Җәүдәт Миңнәхмәтов Хисап палатасы дәлилләренә каршы килмәде, ә ТР бюджеты акчаларын максатчан кулланмауны иң катлаулы объектларда эшләүче подрядчыларга ярдәм зарурлыгы белән аңлатты.

Аудитор Дамир Шәмгунов сүзләренчә, финанс законнарын бозу рейтингында дәүләт сатып алулары буенча конкурслар үткәрү вакытындагы төгәлсезлекләр беренче урынны алып тора. Газлаштыру фондында шундый 107,8 миллион сумлык закон бозу ачыкланган.

Мәдәният министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләрдә (Камал исемендәге ТДАТ, Тинчурин исемендәге ТДДКТ, ТР Милли китапханәсе) мондый бозулар 10 миллион сумлык исәпләнә. Министр урынбасары Айрат Җаббаров хәбәр иткәнчә, бу өлкәдә җитешсезлекләрне бетерү максатыннан август азагында мәдәният министры тауар-матди кыйммәтләрне сатып алу процедурасын катгый регламентлаштыручы махсус карарга кул куйган.

Мәдәният министры учреждениеләре арасында тагын бер "популяр" бюджет законнарын бозу - аванслау лимитларын исәптә тотмау, ул 12 миллион сумга җиткән. М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрын тикшерү вакытында юридик затларга түләү кагыйдәләрен бозып, 11,6 миллион сум кулга бирелгән һәм аннары коммерция банкы аркылы Мәскәүнең "Санрайз тур групп" фирмасына күчерелгән. Мәдәният министрлыгында һәм учреждениеләрендә гомуми хокук бозулар 55,6 миллион сум тәшкил иткән.

Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына үтәргә тиешле "Татарстан Республикасының минераль ресурслары запасларын яңадан җитештерү һәм файдалы казылмалар табуның нәтиҗәлелеген арттыру" кыскартылган Фондының программаны үтәүчеләр килешүләре буенча вазифаларын башкармау белән бәйле бюджет акчасын югалту 51,9 миллион сум тәшкил иткән, бу эш Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына тапшырылган булган. Әмма Экология министрлыгыннан бурычларны түләтү турында Арбитраж судына материаллар тапшырылмаган. Тикшерүләр нәтиҗәсендә әлеге фондка 6 бурычлының бары тик өчесе генә үз "гаепләрен" таныган.

Әлмәт районы һәм шәһәрендә тикшерүләр нәтиҗәсендә ачыкланган 24,8 миллион сумлык хокук бозуның 5,5 миллион сумы гына максат өчен сарыф ителгән.

Әлмәтнең эшмәкәрлеккә теләктәшлек итү фонды тарафыннан 7,6 миллион сум куелган лимиттан тыш 22 займ бирелгән. Бу вакытта Фондның кредит буенча 2 миллион сумнан артык бурычы булган. Хисап палатасы рәисе А.Демидов билгеләп үткәнчә, барлык тикшерү нәтиҗәләре буенча, Хисап палатасыннан хокук бозуларны бетерү өчен күрсәтмәләр җибәрелгән. Беренче нәтиҗәләр дә бар: республика һәм җирле бюджетларга 20 миллион сумга якын акча кайтарылган. Экология министрлыгын тикшерү буенча республика Прокуратурасына материаллар тапшырылган, дип хәбәр итә ТР Хисап палатасының матбугат үзәге.