^Татарстан Президенты Россия спортчыларын Парижда үткән дөнья теннисы турнирында җиңүләре белән котлады

^Татарстан Президенты Россия спортчыларын Парижда үткән дөнья теннисы турнирында җиңүләре белән котлады

(Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Россия теннисы федерациясе Президенты, Россиянең теннис буенча җыелма командасы капитаны Шамил Тарпищевны һәм теннисчылар Елена Дементьева, Динара Сафина, Анастасия Мыскина һәм Вера Душевинаны 18 сентябрьдә Парижда үткән дәрәҗәле дөнья теннисы турнирында җиңүләре белән котлады, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат үзәге.

"Сез авыр көрәштә җиңүгә омтылу һәм чын осталык күрсәтеп, Федерация Кубогы яуладыгыз. Бу зур җиңү белән Россия теннис мәктәбенең яңадан дөньяда иң көчлеләр рәтендә булуын расладыгыз. Сезнең талантыгыз һәм һөнәри осталыгызга чын күңелдән сокланабыз, җиңү шатлыгы һәм матур уен өчен рәхмәт белдерәбез," - диелә Татарстан Президентының котлау телеграммасында.