Дмитрий Медведев яңа уку елына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде

Видеоконференция режимында узган киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты

  (Казан, 20 август, «Татар-информ»). Россиядә мәктәпләрдә яңа урыннар булдыру программасы проекты әзерләнгән, аны гамәлгә ашырганда, 2025 елга  илдә гомуми белем бирү учреждениеләрендә 6,5 млн урын булдырылырга тиеш. Бу хакта РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев бүген яңа уку елына әзерлек мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында узган киңәшмәдә белдерде. Анда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты, диелә ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Россия Хөкүмәте башлыгы билгеләп үткәнчә, соңгы елларда илдә мәктәпкәчә белем бирү системасын модернизацияләү белән актив шөгыльләнделәр, барыннан да элек, балалар бакчаларына чиратларны киметү юлы белән. Аның сүзләренә караганда, бу эш нәтиҗәләренә бәя бирергә була инде. “Соңгы өч елда мәктәпкәчә мәгариф системасында 1 миллионнан артык бала урынлы булды. Быел тагын 340 меңнән артык урын булдыру планлаштырыла. Төбәкләрнең күбесендә чират проблемасы хәл ителде”, - дип белдерде ул. Дмитрий Медведев фикеренә караганда, балалар бакчаларына чират проблемасын 2016 елда тулысынча хәл итү мөмкин булачак.

РФ Премьер-министры билгеләп узганча, хәзер дәүләт һәм хосусый балалар бакчаларына 7 миллионга якын бала йөри. “Тиздән алар мәктәпкә барачак. Быелдан ук беренче сыйныфка баручылар саны 145 меңгә күбрәк. Әлбәттә, бу - куанычлы хәл. Әмма без аларга заманча һәм сыйфатлы белем алу өчен яхшы шартлар әзерләргә тиеш”, - диде РФ Хөкүмәте Рәисе.

Бүгенгә Россиядә яңа төзеләчәк һәм реконструкцияләнәчәк мәктәпләрдә яңа урыннар булдыру проекты әзерләнгән, диде ул. Программа 2025 елга кадәр исәпләнгән.

“Әле барысын да тикшерергә, мөмкинлекләребезне карарга кирәк. Бу программа зур акча таләп итә. Якынча исәпләүләргә караганда, - 3 трлн сум чамасы, әлбәттә, бу 2025 елга кадәр сузылачак. Нәтиҗәдә, гомуми белем бирү оешмаларында 6,5 миллионнан артык урын пәйда булырга тиеш”, - дип ассызыклады Дмитрий Медведев.