Мәскәүдә Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Иракның Россиядәге Илчесе белән очрашу узды

Яклар Татарстан Республикасы белән Ирак Республикасы арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикерләште

  (Мәскәү, 20 август, «Татар-информ»). Кичә ТР Премьер-министры урынбасары – ТРның РФ дәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Ирак Республикасының Россия Федерациясендәге  Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Исмаил Мухсин белән очрашты.

Яклар актуаль мәсьәләләр һәм Татарстан Республикасы белән Ирак Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлекне үстерү перспективалары буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, Исмаил Мухсин узган елларда җимерелгән Ирак инфраструктурасы төзелеше, файдалы казылмалар урыннарын ачыклау, нефть-газ җиһазлары, автомобиль, авиация сәнәгате һ.б. продукцияләр өлкәсендә хезмәттәшлек итү белән кызыксынуын белдерде.

Хәзер Россиядә Ирактан килгән 2 мең чамасы студент укый, аларның 125 е Казанның төрле вузларынде белем ала. Илче билгеләп узганча, студентларның сүзләренә караганда, уку өчен тудырылган иң уңайлы шартлар - Казанда. Моның белән бәйле рәвештә, Исмаил Шафик Мухсин, нәкъ менә Татарстанда белем алу өчен, Ирак яшьләре санын арттыру белән кызыксынуын белдерде, дип хәбәр итә ТР ның РФ дагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат үзәге.

Илче билгеләп узганча, хәзер Иракта яңа хакимият формалаша, ираклылар барлык мәсьәләләрнең дә тыныч хәл ителүенә, шул исәптән Россия, Татарстан Республикасы белән, элеккечә, ныклы хезмәттәшлекне җайга салуга өметләнә. Хәзер Иракта “Лукойл” һәм “Газпром” компанияләре уңышлы эшли, Ирак ягы Татарстанның “Татнефть” компаниясе "кайтуы" белән дә кызыксына.

Безнең илләр арасында икътисади хезмәттәшлекне үстерү өчен Ирак бизнесменнарына Россиягә, Мәскәүгә, Татарстан Республикасына эш визитлары оештыру планлаштырыла, дип өстәде Ирак Илчесе.

Иракның әйдәп баручы бизнесменнарының берсе Әхмәт Зеяд та очрашуда катнашты. Анда Ирак ягыннан илчелек секретаре Али Муртада бар иде. Татарстан Республикасыннан - Тулы вәкаләтле вәкилнең халыкара һәм икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасары Булат Миңнуллин һәм икътисад, инновацияләр һәм инвестицион эшчәнлек өлкәсендә программалар белән тәэмин итү секторы мөдире Фәннур Гарифуллин.

Очрашу тәмамланганда, Равил Әхмәтшин Илчене 22 августта булачак тантанага - Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәният көннәре ачылышына чакырды. Илче, үз чиратында, ТР Премьер-министры урынбасары – ТРның РФдәге Тулы вәкаләтле вәкилен агымдагы елның сентябрендә Ирак белән Россиянең дипломатик мөнәсәбәтләренең 70 еллыгына багышланган чарага чакырды.

(Фотосурәт tatmsk.tatarstan.ru сайтыннан алынды).