М.Шәймиев Р.Хәмитовка күпмилләтле Башкортстан халкының бәхете хакына хезмәт итүендә уңышлар теләде

Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитовка котлау телеграммасы юллады

(Казан, 20 июль, «Татар-информ»). Кичә Татарстан Республикасының беренче Президенты, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Башкортстан Республикасы Президенты Рөстәм Хәмитовка котлау телеграммасы юллады. Ул Рөстәм Хәмитовны Башкортстан Президенты вазифасына керешүе белән тәбрик итте.
Телеграммада, аерым алганда, болай диелә: “Сезгә Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев һәм Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай тарафыннан күрсәтелгән ышаныч җаваплы дәүләт вазифаларында уңышлы эшчәнлегегез, илнең социаль-икътисади үсешенә керткән өлешегез, җитәкчелек сәләте, эшлеклелек һәм кешелек сыйфатларыгызга югары бәя хакында сөйли”.
“Безнең тугандаш халыкларның бәхете хакына Башкортстан һәм Татарстан Республикалары арасындагы нәтиҗәле хезмәттәшлекнең Сезнең исемгә бәйле булачагына ышанам”, - диелә Татарстанның беренче Президенты юллаган котлау телеграммасында.
Минтимер Шәймиев Р.Хәмитовка ныклы сәламәтлек һәм иминлек, күпмилләтле Башкортстан халкының бәхете хакына хезмәт итүендә уңышлар теләде.