Әлмәттәге “Бөркеткәй” лагерында “Волна” аквапаркы ачылды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән “Транснефть” компаниясе президенты Николай Токарев бүген “Бөркеткәй” (“Орленок”) балалар савыктыру лагерында булды

(Әлмәт, 20 июль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән “Транснефть” компаниясе президенты Николай Токарев бүген “Төньяк-Көнбатыш магистраль нефть үткәргечләр” ААҖ объектларына сәфәр барышында “Бөркеткәй” (“Орленок”) балалар савыктыру лагерында булды. Мәртәбәле кунаклар биредә “Волна” аквапаркын ачуда катнашты.
Әлмәт шәһәре янәшәсендә урнашкан әлеге савыктыру лагеры нефть эшкәртү системасында эшләүчеләрнең балаларын 1955 елдан бирле кабул итә. Лагерьны тагын да нәтиҗәле файдалану максатыннан “Транснефть” ААҖ җитәкчелеге бирелә реконструкция эшләре үткәрү турында карар кабул иткән булган. Төзелеш-монтаж эшләре һәм тирә-якны тәртипкә китерү быелның маенда тәмамланган. Төп нәтиҗә - бүген файдалануга тапшырылган аквапарк. Элеккеге ачык сулык урынында төзелгән аквапарк савыктыру үзәгенең күркәм бизәгенә әверелгән. Ул биредәге ландшафтка бик ярашып киткән. Аквапарк 25 метрлы бассейнны, балалар һәм яшүсмерләр ял итә торган махсус зонаны үз эченә ала. Аның янәшәсендә кояшта кызыну урыннары, спорт зонасы урнашкан. Әлеге композицияне амфитетар тулыландыра.
“Төньяк-Көнбатыш магистраль нефть үткәргечләр” ААҖ генераль директор урынбасары Илдар Шәмгунов белдергәнчә, компания бу лагерьны төзекләндерүгә һәм төзеклектә тотуга ел саен 35 әр миллион сум акча тота. “Төньяк-Көнбатыш магистраль нефть үткәргечләр” ААҖ бүгенге көндә Россия Федерациясенең 11 төбәгендә эшли. “Бөркеткәй” лагеры компания эшләгән шушы төбәкләрдәге балаларны ял иттерү өчен файдаланыла. Бу җәйдә биредә Россиянең 11 төбәгеннән өч сменада 160 бала ял итәчәк. И.Шәмгуновның сүзләренә караганда, монда балалар ел саен бик теләп килә. Аның белдерүенчә, компаниянең структура бүлекчәләрендә эшләүчеләрнең бүген 6 меңнән артык баласын ял иттерергә кирәк. Әмма әлегә компания бу балаларның барысын да җәйге ял белән тәэмин итә алмый. Шуны күздә тотып, киләчәктә лагерьның яңа корпусларын төзү ниятләнә.
“Волна” аквапаркын ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, быел республикада 259 мең бала җәйге каникулларын ял һәм савыктыру лагерьларында уздыра, 36 лагерь тәүлек дәвамында хезмәт күрсәтүгә көйләнгән. ТР Президенты “Бөркеткәй” лагерында шушындый заманча шартлар тудырганы өчен “Транснефть” компаниясе җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. “Транснефть” компаниясе президенты Николай Токарев, үз чиратында, балаларга матур һәм күңелле ял итү өчен барлык уңайлыклар тудырылуын искәртеп, алга таба да ярдәм итәчәкләрен ышандырды, балаларга яхшы ял һәм һава торышы теләде.
Аквапаркны ачу тантанасында шулай ук “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов, ТР Премьер-министры урынбасары – энергетика министры Илшат Фәрдиев, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Ришат Әбүбәкеров катнашты.