Миңнеханов ФСБ Чик идарәсе башлыгы белән хезмәттәшлек турында фикер алышты

Вадим Митрейкин 2019 елның гыйнварыннан Саратов һәм Самара өлкәләре буенча ФСБның Чик буе идарәсе белән җитәкчелек итә.

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Саратов һәм Самара өлкәләре буенча Россия ФСБсының Чик буе идарәсе башлыгы Вадим Митрейкин белән дәүләт чигенә бәйле мәсьәләләрдә хезмәттәшлек турында фикер алышты. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстанның Куркынычсызлык советы сәркатибе Рафаил Гыйльманов һәм КПП “Казан-аэропорт”ның “Идел буе” чик контроле отряды җитәкчесе Андрей Афанасьев катнашкан.

Генерал-майор Вадим Митрейкин 2019 елның гыйнварыннан башлап Саратов һәм Самара өлкәләре буенча Россия ФСБсының Чик буе идарәсен җитәкли. Аңа кадәр әлеге вазифаны генерал-майор Сергей Митюшин башкарган.