^ТР мәдәният министрының урынбасарлары кимеде

^ТР мәдәният министрының урынбасарлары кимеде

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасының Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов ТР мәдәният министрының урынбасарлары билгеләнү турында карарга кул куйды.

Мәдәният министрының беренче урынбасары итеп, Рафаэль Валиев билгеләнгән, ул элек тә әлеге вазифада хезмәт куйган. Моннан тыш, министрның ике урынбасары кандидатуралары расланган. Алар - элек тә әлеге урында эшләгән Айрат Җаббаров һәм республика халкына "Эфир" телекомпаниясенең алып баручы буларак таныш Андрей Кузьмин.

Искә төшереп үтәбез, Хөкүмәтнең элекке составында республика мәдәният министрының беренче урынбасары һәм өч урынбасары бар иде.