Фәрит Мөхәммәтшин Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты студентларының диплом яклау утырышында Дәүләт имтихан комиссия рәисе буларак катнаша

Фәрит Мөхәммәтшин Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты студентларының диплом яклау утырышында Дәүләт имтихан комиссия рәисе буларак катнаша

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”, Диләрә Рәхимова). Бүген А.Туполев исемендәге Казан дәүләт Техник университетының гуманитар факультетын тәмамлаучы 12 студенты “Җәмәгатьчелек белән элемтәләр” белгечлеге буенча диплом эшләрен яклый. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, сәясәт фәннәре докторы, профессор Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт имтихан комиссиясе рәисе сыйфатында диплом яклауда катнаша.

Төрле компанияләрдә гаммәви мәгълүмат чаралары белән аралашу функциясен башкаручы һәм предприятиенең менеджментына анализ ясаучы җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча белгечләр бүген зур сорау белән файдаланыла. Әлеге белгечләр парламентка бик якын һәм ТР Дәүләт Советы КДТУның быел 10 ел тулучы Гуманитар факультеты белән ныклы элемтәләр урнаштырды, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул шулай ук узган ел әлеге факультетны тәмамлаган 10 белгечнең, диплом алуга ук, Мәскәүнең ЛУКОЙЛ компаниясенә эшкә чакыру алуларын да искә төшереп үтте.

Гуманитар факультет абитуриентлар арасында менә инде ун ел зур кызыксыну уята. Биш минуттан дипломлы белгечләр булырга тиешле студентларны котлап КДТУ ректоры Геннадий Дегтярев: "Казан дәүләт техник университеты Россия вузлары арасында аерым урын алып тора, аның студентлары физика-математика буенча да, шулай ук гуманитар дисциплиналар буенча да бер үк дәрәҗәдә югары белем бирелә торган университетта укулары белән горурланырга тиешләр”, - диде.

Факультет деканы Дания Сабированың фәнни җитәкчелегендә язган “Дәүләт структураларында җәмәгатьчелек белән элемтәләр: махсус чаралар” дип аталган диплом эшендә студент Алсу Шәрәфетдинова Сабантуй милли бәйрәмен хакимият белән җәмәгатьчелек арасында диалог урнаштыру буенча дәүләт структураларының махсус коралы буларак карый. Үзенең тикшеренүләре барышында ул федераль һәм республика гаммәви мәгълүмат чараларының әлеге бәйрәмне яктыртуларына анализ ясаган.

Калган диплом эшләре технологияләрне җәмгыяви максатларда, шулай ук коммерция эшчәнлегендә, шул исәптән, туристларны җәлеп итү өчен кулланма буларак карала.