Илсур Метшин Мактау ордены белән бүләкләнде

Бүген Кремльдә Дмитрий Медведев Казан мэрына югары дәрәҗәдәге бүләк тапшырды
(Казан, 20 май, «Татар-информ»). Бүген Кремльдә РФ Президенты Дмитрий Медведев Казан мэрына Мактау ордены тапшырды.
РФ Президенты Указы нигезендә ТР Казан шәһәре муниципаль берәмлеге җитәкчесе хезмәттәге уңышлары һәм намуслы хезмәте өчен Мактау орденына лаек булды. Бүген Мәскәү Кремлендә Дмитрий Медведев Илсур Метшинга югары дәрәҗәдәге бүләк тапшырды.
Бүләкләү тантанасында Дмитрий Медведев: “Бирегә килүчеләр арасында төрле һөнәр, төрле белгечлек вәкилләре бар. Әлбәттә, барыннан да элек, алар - еллар дәвамында югары һөнәри осталыкларын күрсәткән, тормышта һәм эштә югары уңышларга ирешкән югары класслы профессионаллар,” – дип билгеләп үтте.