^Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев “Казаночка” хатын-кызлар волейбол клубын Суперлигага чыгу белән котлады

^Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев “Казаночка” хатын-кызлар волейбол клубын Суперлигага чыгу белән котлады

(Казан, 20 май, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев “Казаночка” хатын-кызлар волейбол клубы исеменә котлау хаты җибәрде, анда ул команданы “А” Югары лигасы беренчелегендә җиңүләре һәм Россия хатын-кызлар волейболы Суперлигасына чыгу белән котлады һәм моның республикабыз башкаласы юбилеена “Казаночка”ның лаеклы бүләге булуын ассызыклады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат үзәге.

Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, җиңүгә тренерлар һәм уенчыларның, клуб җитәкчелеге һәм аның җанатарларының, командага ярдәм иткән һәм аның көченә ышанган бар кешенең уртак тырышлыгы ярдәмендә ирешелгән. “Волейбол бүген массакүләм һәм популяр спорт төренә әйләнде. Ул – искиткеч мавыктыргыч һәм күркәм уен. Ә хатын-кызлар волейболы – уенга салынган идеяләрнең – матурлык һәм хәрәкәт, нәзакәтлелек һәм көч, азарт һәм сөйкемлелекнең югары дәрәҗәдә гәүдәләнеше. Сезнең казанышлар – яшьләр өчен яхшы үрнәк, спорт белән шөгыльләнүчеләр өчен үзләренең сәламәтлекләре, димәк, гомумән, милләтнең сәламәтлеге турында уйлауга көчле этәргеч. Сез сокланып туймаслык – матурлык җиңәчәк!” – диелә республика Илбашы хатында.