Рөстәм Миңнеханов Мисырның Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе белән очраша

Очрашуда сүз ике республика арасында сәүдә-икътисади, мәдәни, мәгариф һәм туристлык элемтәләрен үстерү хакында барыр дип көтелә.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мисыр Гарәп Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Ихаб Әхмәд Таллат Наср белән очраша, дип хәбәр ителә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталында.

Казан Кремленең Губернатор сараенда узачак очрашуда сүз ике республика арасында сәүдә-икътисади, мәдәни, мәгариф һәм туристлык элемтәләрен үстерү хакында барыр дип көтелә.

Быелның апрелендә Россия белән Мисыр арасында авиаэлемтә яңадан җайга салынды. Бу – Мисыр һәм Татарстан арасында туристлык элемтәләрен үстерү өчен яхшы мөмкинлек.

Рөстәм Миңнеханов Мисыр илчесе Ихаб Әхмәд Таллат Наср белән көннең беренче яртысында очраша.