Р.Миңнеханов Мисыр илчесе белән мәгариф, икътисад буенча хезмәттәшлек хакында фикер алышты

Мисырның Россиядәге илчесе Ихаб Наср Татарстанга танышу визиты белән килде.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Мисыр Гарәп Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Ихаб Наср әфәнде белән очрашты, дип хәбәр ителә Татарстан Республикасы Президентың рәсми порталында.

Очрашу барышында Ихаб Наср һәм Рөстәм Миңнеханов мәгариф өлкәсендә элемтәләрне алга таба үстерү мөмкинлеге хакында фикер алышты. Бүген Татарстан вузларының Мисыр университетлары белән актив хезмәттәшлек итүе билгеләп үтелде.

Ике арадагы мөнәсәбәтләрне үстерүгә яңа этәргеч бирергә кирәк, дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Мисыр илчесенә. Аның сүзләренчә, беренче чиратта, икътисад өлкәсендә хезмәттәшлек итү өчен мөмкинлекләр бар.

Ихаб Наср Татарстанга танышу визиты белән килде. Очрашуда ул әлеге сәфәрдән уңай хис-кичерешләр алуын билгеләп үтте.