Фәрит Мөхәммәтшин: “Республиканың барлык федераль проектларда да катнашмавы борчый»

Бүген ТР Дәүләт Советында Татарстаннан сайланган РФ Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары, ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР Министрлар Кабинеты әгъзалары катнашында киңәшмә узды.
(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”). Бүген ТР Дәүләт Советында Татарстаннан сайланган РФ Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары, ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР Министрлар Кабинеты әгъзалары катнашында киңәшмә узды. Ул кризиска каршы чараларны тормышка ашыру кысаларында федераль дәүләт хакимияте органнары белән хезмәттәшлек итү мәсьәләләренә багышланган иде. Киңәшмәне ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.

ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, утырышта РФ Дәүләт Думасы рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин, киңәшмәне ачып җибәреп, аның төп максаты Татарстан территориясендә федераль программаларны тормышка ашыруда федераль хакимият органнары белән хезмәттәшлек итүнең нәтиҗәлелеген арттыру юларын эзләү булуын билгеләп үтте.

2008 елда Татарстан Республикасының федераль бюджеттан төзелешкә, объектларга һәм чараларга акча җәлеп итү, ТРның федераль программаларда, проектларда катнашу буенча нәтиҗәләр белән ТР Икътисад министры Марат Сафиуллин таныштырды. Ул Татарстаннан сайланган РФ депутатларына республиканың тармак министрлыклары белән килешеп эшләү регламентын булдыру мөһимлеген билгеләп үтте.

“Шунысы борчуга сала: республика барлык федераль проектларда да катнашмый, - диде спикер. Татарстан Президенты ике тапкыр – ТР Дәүләт Советына Юлламасында һәм яңа чакырылыш парламентының беренче утырышында бу эшнең мөһимлегенә аеруча игътибарны юнәлтте. Ул бик җитди рәвештә республика вәкилләре һәм Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутатларының федераль хакимият органнары белән нәтиҗәле эш алып бару механизмнарын мөмкин кадәр тизрәк табуны таләп итте”.

Татарстаннан сайланган РФ Дәүләт Думасы депутатларының координаторы Олег Морозов фикеренчә, нәтиҗәле эшчәнлек өчен Россия парламентының өске һәм аскы палаталары вәкилләренең дә, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләренең дә көчләрен системалаштыру зарур. Рөстәм Миңнеханов үз чиратында республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләрен бу мәсьәләләрдә РФ Дәүләт Думасы депутатлары белән активрак эшләргә чакырды.

Утырышта катнашучылар РФ Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзаларының, кризиска каршы чараларны тормышка ашыру өчен, федераль бюджеттан республика икътисадына акча җәлеп итү максатыннан, федераль хакимият органнары белән хезмәттәшлек итү буенча эшче төркемнәрен төзү турындагы фикерен хуплап каршы алды. Эшче төркемнәргә РФ Дәүләт Думасы депутатлары һәм Татарстаннан тәкъдим ителгән сенаторлар, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре керде. ТР Икътисад министрлыгы эшче төркемнәренең координаторы булачак. Аларның башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясауга багышланган утырышлары бер кварталга бер тапкырдан да кимрәк булмаячак.