Татарстан Президенты «Митсубиси Хэви Индастриз» һәм «Соджиц» компанияләре җитәкчелеге белән очрашты

Татарстан делегациясе вәкилләре очрашу барышында япон партнерлары белән проектны гамәлгә ашыруның барышы, агымдагы мәсьәләләр турында фикер алышты

 (Казан, 20 март, «Татар-информ»). Бүген Токио шәһәрендә Татарстан Президентының «Митсубиси Хэви Индастриз» һәм «Соджиц» компанияләренең җитәкчелеге белән очрашуы узды.

«Мицубиси Хэви Индастриз» һәм «Соджиц» компанияләре 2010 елда имзаланган контракт буенча зур проектны гамәлгә ашыруда - "Аммоний" комплексы төзелешендә катнашалар (ТРның Менделеевск ш.).

«Әлеге проект Татарстан өчен генә түгел, ә бөтен Россия өчен дә мөһим. Без аңа бик зур әһәмият бирәбез һәм аны гамәлгә ашырудагы хезмәттәшлегебезне югары бәялибез», - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан делегациясе вәкилләре очрашу барышында япон партнерлары белән проектны гамәлгә ашыруның барышы һәм агымдагы мәсьәләләр турында фикер алыштылар, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте..