news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов һәм Яков Ливне хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты

Россиядә Израиль эшләре буенча вакытлыча ышанычлы кеше Татарстанга ике көнлек сәфәргә килде.

Рөстәм Миңнеханов һәм Яков Ливне хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты
tatarstan.ru

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиядә Израиль эшләре буенча вакытлыча ышанычлы Яков Ливне белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алар Татарстан белән Израиль арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерү һәм ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алышты.

«Без Россия-Израиль мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Израиль дәүләте арасындагы мөнәсәбәтләр үсешен югары бәялибез», — диде Рөстәм Миңнеханов һәм Яков Ливненың республикага сәфәре кызыклы һәм продуктив булачагына ышаныч белдерде.

Татарстан Президенты сүзләренчә, Израиль — көчле икътисадлы ил һәм инновацион өлкәдә бөтендөнья лидерларының берсе. «Татарстанга Израильдә кертелгән күп кенә инновацияләр кызыклы, республика вәкилләре Израильнең төрле юнәлешләр буенча тәҗрибәсен өйрәнә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Яков Ливне Казанга ике көнлек сәфәрендә республиканың икътисади потенциалы белән танышты (ТР Инвестицион үсеш агентлыгының бердәм тәкъдим итү үзәге), махсус икътисади зонада һәм шул ук исемдәге университет эшчәнлеген өйрәнү өчен Иннополис шәһәрендә булды.


news_right_1
news_right_2
news_bot