news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие һәм Татарстан митрополиясе башлыгы Шәймиевне юбилее белән котлады

Казан һәм Татарстан митрополиты Изге Патриарх исеменнән котлау телеграммасын укыды, мөфти исә Ш.Мәрҗани орденын тапшырды.

Татарстан мөфтие һәм Татарстан митрополиясе башлыгы Шәймиевне юбилее белән котлады
ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин белән Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл беренчеләрдән булып Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне юбилее белән котларга килде.

 «Казан һәм Татарстан митрополиты Изге Патриарх исеменнән котлау телеграммасын укыды, мөфти исә Ш.Мәрҗани орденын тапшырды», - дип хәбәр итте ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

 Дин башлыклары мирасны саклауга зур өлеш керткәне өчен Минтимер Шәймиевкә рәхмәт белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100